Тиздән фонтаннар эшли башлый

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Яшел Үзәндә 1 майдан фонтаннар эшли башлый.

Исегезгә төшерәбез: Яз һәм хезмәт бәйрәмендә һәр фонтан янында 11 сәгатьтә «Фонтан тамчылары» дип исемләнгән күңел ачу концерт программасы башлана.

Шулай да җәен фонтаннар, зур булмаган ремонт эшләренә тукталу сәбәпле, ябылып торачак. Фонтаннарның «җәйге ял» вакыты озын түгел. Ә иң масштаблы эшләр “Халыклар дуслыгы” фонтанында узачак. Биредә торбалар алышына, тротуарга плитә җәеләчәк, яңа утлар урнаштырылачак, дип хәбәр итә Яшел Үзәннең ТКХ департаменты. Бу эшләр 5 июльгә тәмамланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International