Фоат Нәҗмиевич, без Сезнең белән!

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Яшел үзәнлеләр Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиевка карата тикшерү эшләре башлангач, аптырашта калган иде. Бөтен гомерен район үсешенә багышланган җитәкче эшендә нинди хилафлыклар булырга мөмкин?!

Тикшерү озак - бер елга якын барды һәм менә  Яшел Үзән суды  Фоат Нәҗмиев эшендә бернинди җинаять эше тапмыйча, аны тулысынча аклады.  Бүген  Фоат Нәҗмиевич иректә һәм без аны кайнар котлыйбыз. Киләчәктә район үсеше өчен бөтен көчен куеп эшләвен дәвам итәр дигән өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International