ВИЧ/СПИД стоп!

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Майның өченче якшәмбесендә бөтен илдә, шул исәптә бездә дә СПИДтан үлүчеләрне искә алуга багышланган чаралар уза.

14 майдан 20 майга кадәр “Стоп ВИЧ/СПИД” Бөтенроссия акциясе кысасында  Яшел  Үзәндә автоярыш оештырыла. Мобиль тест ясау пункты  микроавтобусда булачак. Теләгән һәркем  экспресс-тест ясатып үзенең ВИЧ-статусын белә алачак.

Әлеге чара шәһәрдә 15 майда Горький исемендәге мәдәният үзәге каршындагы мәйданда  10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр була. Фиат Дукато микроавтобусының номеры: Н449 АВ 116 RUS.

Бөтен теләүчеләрне акциядә катнашырга чакыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International