Яшел Үзәннең яшь футболчылары халыкара турнирда

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Казанның үзәк стадионы  манежында футбол буенча KAZAN CUP халыкара турниры узды. Анда Казан, Мәскәү, Ашхабад һәм Мәскәү өлкәсеннән командалар катнашты.

Яшел Үзән районы данын 3нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Сергей Савельевта шөгыльләнүче сигез яшьлек малайлар яклады. Өч көн дәвамында барган ярышларда безнең команда  ике тапкыр җиңелү ачысын  ике тапкыр җиңү белән каплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International