Яңа фатирда гүелдәү бар. Кая мөрәҗәгать итәргә?

2018 елның 9 июне, шимбә

– Фатир сатып алдык. Җилдән бик каты гүелдәү бар. Әлегә кайдан икәнен аңламадык. Бәлки җил стоякта яки һава суыргычтадыр (вытяжка). Безнең йортка ТСЖ хезмәт күрсәтә. Кая мөрәҗәгать итсәк дөрес булыр икән?

– Беренче чиратта, мәсьәләнең асылын аңлатып, күпфатирлы йорт белән идарә итүче торак милекчеләре җәмгыятенә (ТСЖ) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Комачауларлык тавышның сәбәбен табу максатыннан, алар тикшерү уздырырга тиеш. Әгәр дә сезнең мөрәҗәгать игътибарсыз калса һәм сәбәбен табып та, аны юк итү юнәлешендә чарасы күрелмәсә, дәүләт торак надзорының өлкә оешмасына мөрәҗәгать итсәгез нәтиҗәлерәк булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International