Эшләре судта

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Яшел Үзән прокуратурасы 21 яшьлек Т.Романга карата гаеп­ләү карарын раслады.

Эш шунда ки, бу 21 яшьлек егет танышының өендә аның  көндәлеген актарып утырганда шәхси кабинетының «Сбербанк Онлайн»   кушымтасының  пароле һәм логины язылган биткә тап була. Һәм ике дә уйламыйча танышының банктагы акчасын урлау өчен аларны  үзенә күчереп ала.
Икенче көнне үзенең телефоны аша, танышының паролен һәм логинын файдаланып картасыннан 5 200 сум акчасын урлый.  
– Роман үз гаебен тулысынча  таныды. Бүгенге көндә бу егетнең эше судта, – дип хәбәр итте шәһәр прокуроры ярдәмчесе  С.Чугунова.


Прокуратура 42 яшьлек К.Владимирга карата гаепләү карарын раслады.
Узган елның ноябрендә районыбызның Исаково авылы янында урнашкан «Рай» кафесында яңа гына танышкан К.Владимир һәм Е.Александр танышлыкны кафе янына парковкаланган «Scania» автомобиле кабинасында спиртлы эчемлек белән «юалар». К.Владимир яңа танышының исереп йоклап китүен көтеп тора да, 25 000 сумлык милкен һәм 42 000 сум акчасын урлап, җинаять урыныннан китеп бара.
К.Владимир үз гаебен тулысынча таныды. Хәзер суд карарын көтә.  Бу турыда безгә Яшел Үзән шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Э.Миңгалиев хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International