Тыгина Тыгинны җиңде

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән командасының капитаны – район башлыгы Александр Тыгин.

Зөя утравында  Татарстанда беренче тапкыр  ачык суда йөзү ярышы булды.  Ярышлар Timerman спорт чаралары кысасында уздырылды. Россиянең 12 төбәгеннән килгән 200дән артык  спортчы 1,5 км һәм 3,5 км  дистанциягә йөзде. Алар арасында яшел үзәнлеләр дә  бар иде.

Яшел Үзән командасының  капитаны  – район башлыгы Александр Тыгин. Шунысы кызык, бу ярышларда аның хатыны  Ирина Тыгина да бар. Ярышта Тыгиннар гаиләсеннән кем беренче булды соң?

Спортчыларны Александдр Васильевич  сәламләде һәм уңышка ирешүләрен теләде.
Шуннан соң барлык  йөзүчеләр дә суга кереп китте. Утрау әйләнәсе йөзү шундый озын дистанцияләргә йөзүчеләр өчен берни дә түгел түгелен, шулай да аларның куркынычсызлыгын 20 коткаручы көймәсе тәэмин итте. Ярышлар башланганчы да,  су өсте  җентекләп тикшерелгән иде.
Менә финишка якынлашучылар да  күренә башлады. Халыкара класслы йөзү  мастеры  Александр Шимин икән! Башкаларны бик күпкә артта калдырып, ул  беренчелекне яулады. 1,5 км һәм 3,5 км ярышларның икесендә дә!
– Бик яхшы йөздем, чөнки шартлары уңайлы иде. Су да җылы,  дулкын да юк! Ә рухи көчне минем сөекле хатыным бирде. Ул миңа ярыш алдыннан «Син иң шәп йөзүче, мин сиңа гына ышанам» дип кычкырды. Бу сүзләрдән соң, җиңәргә генә кала инде, – диде SVIYAGA SWIM-2018нең ике тапкыр чемпионы.
Әмма без Президентны көттек бит. Ни өчен килә алмады, әллә  йөзү осталыгы шулкадәр генәме?
– ТР Президентыннан  барыгызга физкультсәлам! Рөстәм Нургалиевичның шулкадәр  катнашасы килгән, бик нык әзерләнгән дә иде. Әмма Чабаксарга очарга туры килде, эш графигы тыгыз. Әмма ул республикабыз өчен яңалык булган ачык суда  йөзүне күтәреп алды.Ярышларны уздыруга нык ярдәм итүе өчен зур рәхмәт аңа! – диде ТР  спорт министры Владимир Леонов.
Ә безнең район башлыгы  ничек йөзде соң? Александр Васильевич яхшы  спорт формасында (соңгы вакытта нык ябыкты, спорт белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирә) – күренеп тора тренировкаларны «тозламаган»! Халыкара класслы спорт мастерлары Ирек Зиннуров кебек спортчылар белән ярыша алмаса да,  иң озын дистанциягә суда керергә батырчылык иткән.
 

– Минем өчен иң авыры  ярышларда катнашырга ризалык бирү булды. Хатыным Ирина белән бергә   йөздек. Әмма ул  мине узып  китте! Афәрин, мин хатыным белән горурланам! – диде Александр Тыгин.
Ярышларда шулай ук ТР Яшьләр эшләре министры  Дамир Фәттахов, ТР Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукын яклау  буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагумонов  һәм башка бик күп спортчылар катнашты.

Ярышлар турында күбрәк TIMERMAN спорт ярышлары  рәсми  сайтыннан www.timerman.org белә аласыз.

Видео

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International