Нияте үтерү булган

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Яшел Үзәндә танышын үтерергә теләгән Олы Ходяш авылында яшәүче 36 яшьлек иргә хөкем карары чыкты.

Прокурор ярдәмчесе Рифат Сафиуллин аңлатуынча, суд бу кешенең гаебен танып, аны Җинаятьләр Кодексының 105нче маддәсе буенча хөкем иткән. Бу маддә кеше үтергән яисә үтерү нияте белән кеше сәламәтлегенә зыян салучыларга кулланыла.
Бу хәл агымдагы елның гыйнварында  Карамалы Тау бистәсенең бер фатирында була. Ике ир арасында чыккан бәхәсне кухня пычагы хәл итә. Шуларның берсе – 36 яшьлек исерек ир танышының муенына, күкрәгенә кадый. Бу кешедә үтерү нияте булмаган дип әйтеп булмый. Үткен пычак зыян күрүченең мөһим органнарына тисә дә, ул очраклы рәвештә генә исән кала.  Судта хөкем ителүче үз гае­бен таный. Аны  6 ел ярым срокка төзәтү колониясенә җибәрәләр.  Бәхәсле очрак­ларны уртага салып хәл итә белмәү сәбәпле, ике яшь кешенең тормышы челпәрәмә килә. Хәзер инде берсенә – «утырырга», икенчесенә сәламәтлеген ныгытырга туры киләчәк.  Икесенең дә яраларының төзәләчәгенә ышаныч бик аз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International