Яшел үзәнлеләрне бөтенроссия “Аталар патруле” акциясендә катнашырга чакыралар. Әлеге акция РФ бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил карамагындагы Аталар совет инициативасы.
Бу акция буенча аталар балалар күп була торган урыннарны – паркларны, пляжларны, ишегалларын тикшерә. Максатлары - балаларга куркыныч янаучы факторларны табу һәм аларны бетерү. Мондый изге уйлар белән йөрүче аталарга эчке органнар, МЧС хезмәткәрләре дә булыша. Акциянең беренче нәтиҗәләре 31 августта ясалырга тиеш.