Яшел Үзәнгә Мәскәүдән күчмә музей-күргәзмә килә

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

11-12 һәм 13-15 яшьлек балалар, рәсем бәйгесендә катнашып, "Артек"ка юллама ота алачак.

13 июль көнне Яшел Үзәндә «Сәнгать белән очрашу урыны» Бөтенроссия проекты ачыла. Россия Мәдәният министрлыгы һәм «РОСИЗО» Музей-күргәзмә үзәге оештырган проект быел тагын 9 төбәкне колачлый. Алар арасында Яшел Үзән шәһәре дә бар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектның максаты – Россиянең читтәге төбәкләрендә яшәүчеләрне совет чоры рәссамнары иҗаты белән таныштыру. Булачак мәдәният хезмәткәрләре – Мәскәү дәүләт педагогика университеты студентлары - «РОСИЗО» белгечләре әзерләгән материаллар буенча интерактив экскурсияләр үткәрәчәк, Рус музее сәнгать белгечләре яздырган видеолекцияләр дә тәкъдим итәчәк.

Проектның яшь катнашучыларын - 11-12 һәм 13-15 яшьлекләрне  - «Минем картина сөйли» дигән төбәкара рәсем бәйгесендә катнашырга чакыралар. Финалга чыгучылар «Артек» Халыкара балалар үзәгенә тематик сменаларга барачак.  Мәскәүдә проектта җиңүчеләрнең күргәзмәсе оештырылачак. Бу - бәйгенең нәтиҗәсе булачак.

Яшел Үзәндә күргәзмә 13 июльдән 29 июльгә кадәр эшләячәк. Адресы: Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 13. «Яшел Үзән музыка театры».

Күргәзмә белән танышу, экскурсияләр һәм лекцияләр – барысы да бушлай.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International