Ипотека

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

20 июльдә  Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы ипотека торакны кредитлау агентлыгы  белгечләре халыкны кабул итә.

Гражданнарга ипотеканы алу һәм рефинанслау, шул исәптән  “Дәүләт ярдәмендә  гаилә ипотекасы “ (гаиләдә икенче һәм өченче бала  туганда)  программасы  буенча консультацияләр  бирелә.

 Белгечләр халыкны 20 июльдә 10нан 14 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия”  партиясенең җирле  бүлегендә түбәндәге адрес буенча кабул итә: Яшел үзән шәһәре, Норкин урамы, 3нче  йорт. Үзегезне кызыксындырган сорауларны бирү һәм  алдан язылу өчен телефон:8 (843) 500-55-09.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International