Уникенче корабльгә нигез салынды

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Яшел Үзәннең «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» Акционерлык җәмгыяте составына кергән «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» Акционерлык җәмгыятендә («АК Барс» Холдинг компаниясе АҖ компанияләре төркеме) тагын бер зур вакыйга булып узды.

12 июльдә монда 21631 проектындагы кече ракета корабле сериясеннән уникенче корпуска (проектын  «Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы» АҖ төзегән) нигез салу тантанасы булды.

 Заводның Россиянең Хәрби-Диңгез флоты өчен 2010 елдан бирле төзегән 21631 проекты кече ракета кораблары артиллерия, ракета, диверсияләргә каршы, зенит һәм радиотехник корылмаларның иң заманча үрнәкләре белән җиһазландырылган «елга-диңгез» классындагы  күпмаксатлы корабльләре булып тора. Бу проекттагы корабльләр дәүләтнең икътисади зонасын саклый.
Хәзерге вакытта  әлеге проекттагы алты корабль – төп «Град Свияжск» һәм серияле «Углич», «Великий Углич», «Зеленый Дол», «Серпухов», «Вышний Волочек» – Россия Хәрби-Диңгез флоты составында хезмәт итәләр. «Зеленый Дол» кече ракета корабле 2016 ел нәтиҗәләре буенча  РФ Хәрби-Диңгез флотында иң яхшысы дип танылып, ракета атуы буенча Хәрби-Диңгез флоты Баш командующие призына лаек булды һәм шулай ук Кара Диңгез флотында  иң яхшы корабль  дип билгеләнде. Бүгенге көндә заводта тагын биш корабль – «Орехово-Зуево», «Ингушетия», «Грайворон», «Град» һәм «Нарофоминск» төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International