Яшел Үзәндә Wildberries компаниясенең беренче логистик үзәге төзеләчәк

2019 елның 30 августы, җомга

Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм Wildberries компаниясе хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Хәзер моношәһәрләр продукциясе Россиядәге иң эре интернет-кибетләрнең берсендә #сделаноВмоно бренды астында тәкьдим ителәчәк. Бу хактагы документ Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева һәм Wildberries компаниясе генераль директоры Татьяна Бакальчук тарафыннан имзаланды.

Яшел Үзәндә Wildberries компаниясе логистик үзәгенең беренче чираты 2020 елда төзеләчәк. Проектның якынча бәясе-5 млрд сум, предприятиедә 5 000 эш урыны булдырылачак, дип хәбәр итә Яшел Үзән башкарма комитетының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International