Миңнеханов муниципаль берәмлекләр бәйгесе җиңүчеләренә автомобиль ачкычы бирде

2019 елның 30 августы, җомга

"Муниципалитетлар башкарма хакимият органнарында иң җаваплы урынны тота", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика конкурсында җиңүчеләргә хезмәт автомобильләре ачкычлары тапшырды. Чара Республика көне алдыннан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы каршындагы мәйданда узды.

«Муниципаль дәрәҗә - башкарма хакимият органнарындагы иң җаваплы урын. Кешеләрне бәяләү сезнең абруегызда, сезнең халык белән мөнәсәбәтегездә чагыла. Республика һәм федераль дәрәҗәләр бу хисләрдән бераз ерак», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Вручение автомобилей победителям Республиканского смотра-конкурса среди муниципальных образований ко Дню Республики Татарстан

Авыл җирлеге башлыклары өчен оператив булу аеруча мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. Шуңа күрә Татарстан хакимияте елына ике тапкыр смотр-конкурслар үткәрә һәм җиңүчеләргә автомобильләр тапшыра. «Бу тотрыклылык өчен һәм үзләрен халыкка хезмәт итүгә багышлаган кешеләр файдасына», - диде республика җитәкчесе.

Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин журналистлар белән аралашканда, төбәкнең социаль-икътисади үсеше авыл җирлеге муниципаль дәрәҗәсенә таяна, диде.

 

Вручение автомобилей победителям Республиканского смотра-конкурса среди муниципальных образований ко Дню Республики Татарстан

«Шуңа күрә республика, федераль һәм милли программаларны тормышка ашыру мөмкинлекләре нәкъ менә «җирдә» яшәүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле. Моның Республика көне алдыннан шундый дәрәҗәдә билгеләп үтелүе - бик мөһим вакыйга», - диде ул.

Муниципаль берәмлек составына керүче торак пунктларның саны һәм аларның район үзәгеннән ераклыгы (авыл җирлеге өчен), бер кешегә торак тапшыру күләме, урыннарда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча программаларны тормышка ашыру темплары муниципалитетлар эшчәнлеген бәяләүнең төп критерийлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International