Яшел Үзән районы "Лукойл" компаниясеннән 6 грант алды

2019 елның 29 сентябре, якшәмбе

Татарстанда «Лукойл» акционерлык җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән социаль һәм мәдәни проектларның X конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне өч номинация буенча бүлделәр: экология, рухият һәм мәдәният, спорт.

Шулай итеп, Яшел Үзән учреждениеләре һәм оешмалары арасында грантка «Свияжск утрау-шәһәре» тарихи-архитектура музей-тыюлыгы (2 грант), ябык типтагы Раифа махсус училищесы, Яшел Үзән балалар музыка мәктәбе, Әйшә клуб системасы, Константин Васильев музее ия булды. 
- Барыгызны да бу бәйрәм белән, республика байлыкларының күпчелеген җыйган конкурска йомгак ясау белән котлыйм. Анда һәр муниципалитетта үткәрелә торган эш чагылдырылган. 10 ел дәвамында мондый конкурсны республикада уздырганы өчен «Лукойл» компаниясенә зур рәхмәт. Бу традиция дәвам итәр һәм алга таба да шундый искиткеч проектлар гамәлгә ашырылыр дип ышанам, - дип ассызыклады Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International