2025 ел башыннан республикада яшәүче 525 мең кеше Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе хезмәтләрен электрон рәвештә алды. Дәүләт хезмәтләре порталында йөздән артык сервис эшли, алар Фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлый. Бу — пенсияләр, хастаханә, социаль түләүләр һәм балалы гаиләләргә пособиеләр һәм башкалар.