Хоккей буенча тренер суга батып үлгән

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Яшел Үзән пляжы янында Идел елгасында, Волжск шәһәрендәге «Ариада» балалар хоккей төркеменең 24 яшьлек тренерының гәүдәсе табыла.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, егетнең мәетен 6 май көнне 14 сәгать тирәләрендә табалар. Аны 4 майдан бирле эзлиләр.

Хәзер Марий Эл буенча эчке эшләр бүлегендә, имеш исерек хәлдәге тренерны полицейскилар туктатмакчы булган, әмма ул власть вәкилләреннән урманга кереп кача, соңыннан елгада батып үлгән, дигән хәбәрне тикшерәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International