Россиядә кием – салым кибетләрен ачу сроклары билгеле булды

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Пандемия аркасында ябылган кием һәм аяк киеме кибетләре Россиядә үз эшләрен чикләү чараларын йомшартуның беренче этабында башлый алачак.

Бу хакта Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Татьяна Руженцова стопкоронавирус.рф. порталында биргән интервьюсында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мәйданы 400 квадрат метрдан артмаган азык-төлекнеке булмаган кибетләр эшне башлап җибәрә алачак. Моннан тыш, сәүдә нокталарында, килүчеләр һәм персонал арасында дистанцияне үтәү өчен шартлар тәэмин ителергә тиеш, дип ассызыклады Руженцова.

Алар белән бер үк вакытта көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсе предприятиеләре һәм матурлык салоннары эшләрен башлый ала.

Чикләүләрне йомшартуның икенче этабында балалар бакчалары һәм өченчесендә - мәктәпләр, югары уку йортлары, театрлар, музейлар, спорт һәм тренажер заллары, шулай ук бассейннар ачылачак.

Элегрәк, Роспотребнадзорда коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә кертелгән чикләү чараларын этаплап бетерергә тәкъдим иттеләр. Һәр конкрет төбәктә алар төрле вакытта, эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә кертеләчәк. Әмма икенче дулкын башланган очракта чикләүне кире кайтарырга мөмкиннәр, дип ассызыкладылар ведомствода.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International