Дәүләт хезмәтләре сайты Путин мөрәҗәгатеннән һәм балаларга яңа түләүләр вәгъдә иткәннән соң, җимерелде

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Дәүләт хезмәтләре порталында, Россия президенты Владимир Путин чыгышыннан соң, өзеклек булды, ул анда коронавирус пандемиясе аркасында балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм турында игълан иткән иде. Бу хакта Григорий Березкинның РБК хәбәр итә.

Сайтның веб-версиясе президент мөрәҗәгатеннән соң эшләми башлаган. Шулай ук, мобиль версия дә ачылмый, Android һәм iOS өчен порталның рәсми кушымтасында авторизацияләү мөмкин түгел, дип хәбәр итә кулланучылар.

"ТР Лабс" компаниясе матбугат хезмәтендә, дәүләт хезмәтләре сайты операторлары, арткан йөкләнеш аркасында өзеклек килеп чыккандыр, дип белдерделәр. Сайт россиялеләрнең матди ярдәм сораган мөрәҗәгатен күтәрә алмаган.

Элегрәк, 11 майда Путин, өч яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән һәр гаилә бер балага 10 мең сум күләмендә ярдәм ала алачак, дип белдерде. Аның сүзләренчә, пандемия белән бәйле рәвештә дәүләттән әлге акчалата ярдәмне 27 миллион Россия баласы алачак иде.

Мөрәҗәгать барышында президент, шулай ук, 12 майдан эш көннәре булмаган период тәмамлана, дип белдерде. Шул ук вакытта, ул чикләүләр режимыннан чыгу тиз булмаячак, дип ассызыклады. Дәүләт башлыгы гражданнарны коронавирсны профилактикалауның шәхси чараларын көчәйтергә чакырды. Бигрәк тә ул өлкән яшьтәге кешеләргә сак булуларын сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International