Яшел Үзән Мәшгульлек үзәгендә физик мөмкинелеге чикле гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Ярминкә 17 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә булачак. Чарада “ЗП “Эра” АҖ, “ЭЦМ” АҖ, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, “ТР Яшел Үзән МР Осиновоның “Васильки” 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” Яшел Үзәннең 26нчы “Дюймовочка” катнаш төрдәге балалар бакчасы” шәһәребезнең 15нче мәктәп вәкилләре катнашачак.

Килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән әңгәмә кора, вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алачак (эш графигы һәм характеры, квалификация таләпләре, хезмәткә түләү системасы һ.б.).

Тулырак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/yashel-zn-mshgullek-zgend-fizik-mmkinelege-chikle-grazhdannar-chen-vakansiyalr-yarminkse-uzachak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International