Кабат җиңүчеләр арасында!

2020 елның 27 ноябре, җомга

"Ледокол" спорт мәктәбе синхрончылары Екатеринбургта 24 һәм 25 ноябрьдә узган "Урал кубогы" - "Россия кубогы" бөтенроссия ярышларының икенче этабында катнашты.

Илнең төрле шәһәрләреннән 14 команда арасында (Мәскәү, Екатеринбург, Омск, Түбән Новгород, Тольятти, Красноярск, Оренбург, Казан, Чиләбе, Первоуральск) безнең "Льдинка" командасы иң яхшылар бишлегенә керде!

Яшь спортчыларны һәм аларның тренерларын Регина Ринатовна Великанова һәм Анастасия Сергеевнаны лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International