Татарстан Президенты Яшел Үзән районында глэмпингны үстерү буенча киңәшмә уздырды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районына эш визиты белән килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды һәм озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов, Октябрьский бистәсендә, «BestGlamp» глэмпинг территориясендә, Татарстан Республикасында табигый һәм экологик туризм өлкәсен үстерүче эшкуарлар белән очрашты һәм тармакны үстерү буенча киңәшмә үткәрде.
Моның алдыннан эшмәкәр Илшат Газизов республика башлыгына «BestGlamp»глэмпингын тәкъдим итте. Бүген анда табигатьтә ял итү өчен планлаштырылган йөз йортның 18е төзелгән, агачларда канат юлы ясалган, шулай ук агачта тулысынча пыяла эксперименталь йорт эшләп килә. Һәр бинада табигатьтә ял итү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, барбекю зоналары булдырылган, чан бар һәм болар барысы да Иделнең матур ярында. Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Best glamp» глэмпинг территориясендә - керү төркемен (ресепшен), «агачлы йорт», «өчпочмаклы» йортлар, шулай ук ике катлы һәм бер катлы йортларны карады.

Аннары комплекс йортларының берсендә эшмәкәрләр белән очрашу булды, аның модераторы - ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.
Татарстан өчен яңа юнәлеш – табигый һәм экотуризмны үстерү буенча үз теләкләрен һәм тәкъдимнәрен Россия глэмпинглары ассоциациясе президенты, «Дикий Дом» компаниясе директоры Жанна Кира һәм башкалар белдерде.
«Шторм» палатка кемпингы белән идарә итүче, «Яшел каникуллар» компаниясе хуҗасы Сергей Тимонин рекреация максатларында җир кишәрлеген алу буенча үз тәҗрибәсе һәм бюрократик характердагы кыенлыклар белән уртаклашты.
Яшел Үзән районында урнашкан «Urman Camp» глэмпингына нигез салучы Илнар Хәмидуллин инженер һәм юл инфраструктурасы кебек юнәлешләр өчен хакимиятнең финанс чаралары турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Эшкуарлар белән аралашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов экотуризм кебек юнәлешнең үсешен хуплады һәм уңай бәяләде. Аның сүзләренә караганда, бүген бу юнәлеш бик кирәк, бигрәк тә Татарстанда, чыннан да, глэмпинг кебек ял төрен оештыру өчен матур урыннар күп.
Ул, аерым алганда, төбәк территориясендә дә, тулаем ил буенча да глэмпингның уңышлы практикалары каталогын булдырырга тәкъдим итте.
Инженерлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, комплекслы якын килү кирәк. Ул Татарстанда булган бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын төзү тәҗрибәсен, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә (электр, су, каты көнкүреш калдыкларын чыгару һ.б.) инфраструктураны үстерүне нигез итеп алырга тәкъдим итте.
Бу хакта район Советы матбугат үзәге хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International