Хөрмәтле хатын-кызлар өчен Түбән Урысбагада 8 Март хөрмәтенә кар өстендә рәсемнәр ясаганнар

2021 елның 5 марты, җомга

Менә шундый матурлык авыл уртасында барлыкка килә. Якты язулар -бәйрәм белән котлаулар һәм иртәдән үк ясалган чәчәкләр бүген җирле халыкка бәйрәм кәефе өсти.

Эшләрнең авторы - Түбән Урысбага авыл мәдәният йорты мөдире Люция Садриева.

- Без хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлыйбыз! Сөеп һәм сөелеп яшәгез! – дип авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин Яшел Үзән районында яшәүче барлык хатын-кызларны да котлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International