Яз бәйрәме белән!

2021 елның 7 марты, якшәмбе

Горький исемендәге мәдәни үзәктә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

- Кадерле ханымнар, мин Сезне район башлыгы Михаил Павлович Афанасьев һәм шәхсән үз исемемнән язның иң беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык, елмаю һәм гаиләләрегезгә иминлек телим, - дип котлады катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев.

Ул, шулай ук, шәһәр һәм районда эштә, иҗтимагый эшчәнлектә, спортта аерылып торучы хатын-кызларны бүләкләү тантанасында катнашты. Аларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International