8 мартка Яшел Үзән хатын-кызлары "яңгыр астында" гадәти булмаган бүләк алды

2021 елның 7 марты, якшәмбе

Яшел Үзән хатын-кызларын Санкт-Петербургның "Искушение" бию театры котлады. Безнең шәһәргә артистлар 8 Март якынлашканда хатын-кызлар алдында чыгыш ясау өчен район башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев чакыруы буенча килде.

Горький исемендәге мәдәни үзәктә җыелучыларны чын күңелдән соклану һәм эчкерсез хисләр, экстра класс хореографиясе, позитив һәм куәтле энергия көтә иде. Тамаша залда бер генә ханымны да битараф калдырмады. Мондыйны Яшел Үзән гүзәл затларының күргәне юк иде әле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International