Татарстанның судьялар берләшмәсе Яшел Үзәндә чаңгы ярышына җыелды

2021 елның 7 марты, якшәмбе

Яшел Үзәннең "Маяк" спорт комплексы бүген бөтен республикадан судьяларны җыйды. Фемиданың 150дән артык хезмәткәре шәхси һәм эстафета ярышларында үзләренең спорт осталыкларын тикшерү өчен чаңгыга чыкты. Спорт бәйрәмендә ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, ТР чаңгы узышлары федерациясе рәисе, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев булды.

Татарстан Республикасы судлары арасында чаңгы ярышлары буенча беренчелек традицион рәвештә уза. Чарада Идел буе округы Арбитраж суды, Югары суд, Конституция суды, район (шәһәр) судлары һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары судьялары һәм аппаратлары хезмәткәрләре катнаша.

Үз командалары белән Суд департаменты идарәсе һәм ТР Юстиция министрлыгы, шулай ук Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы тәкъдим ителде. Чаңгы ярышларында катнашучыларны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән аның урынбасары Николай Бызин сәламләде.

Бу хакта район Советы матбугат үзәге хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International