Яшел Үзәндә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булды

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Эш сәфәре барышында Илдар Ирек улы 3нче шәһәр китапханәсендә булды. Аның бер укучысы депутатка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Китапханәнең сул ягында идәннәрне череп, тиз арада алыштыруны таләп итә. Депутат бу проблеманы хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Моннан тыш, ул китапханәчеләргә балалар өчен татар китаплары бүләк итте.

Шулай ук Илдар Гыйльметдинов Яшел Үзәннең "Порт"яшьләр үзәгендә яшьләр активы белән очрашты. Волонтерлар-медиклар, яшьләр парламенты егетләре, шулай ук район башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе һәм яшьләр эшләре буенча бүлек башлыгы белән бергә социаль ярдәм, максатчан укыту, спорт үсеше, белем алу, эш урыннары һәм башка мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Яшьләр белән очрашудан соң депутат «Өлкән буын» партия проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Элла Квашнина янына юл тотты. Элеккеге очрашуда Элла Сергеевна яраткан радиоприемнигының яраксыз булуына зарланган иде, ә ул радио тыңларга ярата. Илдар Ирек улы ветеранны сөендерергә була, аңа яңа радиоприемник бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International