Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә - 30 ел

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Моннан 30 ел элек Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә беренчеләрдән булып халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшли башлый. Бу шәһәр өчен катлаулы еллар була, ике шәһәр төзүче завод заказсыз калды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эшсезләр күп килә. Узган елларда Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сынаулар, авырлыклар аша узды һәм нәтиҗәле, уңышлы эшләүче хезмәт итүен раслый алды. Бу хакта Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чарада ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

30 ел эчендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 176 мең яшел үзәнле мөрәҗәгать иткән һәм ярдәм алган, 6 мең кеше яңадан белем алган һәм яңа һөнәр үзләштергән, 65 мең яшел үзәнле яңадан һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт алган, 1000нән артык кешегә үз эшләрен ачуга дәүләт субсидияләре бирелгән.

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев үзәкнең вазыйфасы гади түгел, һәркем эшсез калган кешеләр белән хезмәт итә алмый, ләкин алда торган бурычлар күп һәм аларны хәл итәргә кирәк, дип билгеләп үтте.

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең иң яхшы хезмәткәрләренә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Светлана Гататдинова хезмәт ветераннарына рәхмәт хатлары тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International