Җиңү көне алдыннан Васильевоның 2нче мәктәбенең Юнармия отряды вәкилләре бистә урамнарына чыкты.
- "Тынычлык күгәрчене" акциясендә катнашып, без авыр сугыш еллары аша үткән барлык сугышчыларга, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәтебезне белдерәбез, - дип сөйләделәр балалар.
Халык мондый көтелмәгән бүләккә битараф кала алмады һәм яшь армиячеләргә игътибар һәм Ватанга ихлас мәхәббәтләре өчен рәхмәт әйтте.