Татарстанда ноль градуска кадәр салкыная

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, ә пәнҗешәмбе көнне салкын булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 5 майда, узып баручы циклонның тыл өлешендә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлектә җил булуы көтелә. Төнлә һава температурасы + 2дән +7гә кадәр, көндез +14 градуска кадәр көтелә.

6 майда төнлә явым-төшем көтелми. Термометр баганалары 0 ..+5градус билгесенә кадәр төшәчәк. Көндез, атмосфера фронтлары якын булуга карамастан, шулай ук явым-төшемсез. Көндезге сәгатьләрдә һава +20 градуска кадәр җылыначак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең якынча фаразына караганда, 7 һәм 8 майда республика югары атмосфера басымында урнашачак. Явым-төшем ихтималы зур түгел. Температура сизелерлек артачак: төнлә +11, көндез +23 градуска кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International