Михаил Афанасьев «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXIII конференциясендә катнашты

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Яшел Үзән районы делегациясе, район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә, партия конференциясендә булды, аның барышында “Бердәм Россия” партиясенең 2016-2021 еллар чорында Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре, VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү йомгаклары буенча фикер алыштылар.

Партиянең республика рейтингында Яшел Үзән җирле бүлеге 1 нче урынны алып тора. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең XX съезды делегатларының берсе итеп, бер тавыштан, Михаил Афанасьев сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International