"ТНИИС" АҖ 50 елдан артык Россия Хәрби-диңгез флоты ихтыяҗлары өчен катлаулы күпфункцияле радиоэлектрон комплекслар төзи.
Оешманың генераль директоры, якташыбыз Игорь Марченко Яшел Үзән районы делегациясе белән очрашты һәм предприятие эшчәнлеге турында сөйләде.
Михаил Афанасьев предприятиенең җитештерү куәтләрен, илебезнең диңгез флоты кораблары өчен күпфункцияле радиоэлектрон комплекслар җитештерү өлкәсендә уникаль эшләнмәләрне шәхсән үзе бәяләде.
Эш сәфәре барышында шәһәр җәмәгать урыннарын һәм торак йортларны төзекләндерүнең барышы белән таныштылар.