Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 602гә җиткән

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 600 очрактан артып киткән. Соңгы тәүлектә республиканың өч кешесе инфекциядән үлгән.

"27 июльгә 602 очрак теркәлгән", - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

1934 һәм 1944 елларда туган ике ир-ат һәм 1954 елда туган хатын-кыз Covid-19 корбаны була. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза вакытында билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International