Норлат акъәбисенә 90 яшь тулды

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Әминә Лотфулла кызын күп санлы дуслары, туганнары һәм авыл халкы котлады. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән юбилярга сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләп бүләкләр тапшырдылар.

Әминә Лотфулла кызы озын гомер юлында ил, туган як тарихы чагылыш тапкан. Аның авыр язмышында шатлыклы һәм кайгылы вакыйгалар күп була: сугыш чоры балачагы, ачлык, җимереклек, иң якын кешеләрнең үлеме, ялгызлык. Әмма аның күңеле кешеләргә, балаларга карата мәхәббәт белән балкый.

Әминә Лотфулла кызының бөтен хезмәт юлы педагогикага, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә багышланды. Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы да, балалар йортында тәрбияче дә булып эшләгән, озак еллар Норлатның "Тополек" балалар бакчасы мөдире булган.

Авыл активисты, ветераннар Советы, "Җырлы күңел" берләшмәсе әгъзасы. Һәрвакыт шат күңелле, дәртле, ачык йөзле Әминә апа барлык якташлар өчен үрнәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International