Яшел Үзәндә «Порт» яшьләр үзәгендә «Минем тавышым» форумы - «Татарстан. Сайлаулар. Диалоглар" форумы узды. Сөйләшүдә партия, иҗтимагый оешма вәкилләре, сайлау комиссия әгъзалары катнашты

2021 елның 1 августы, якшәмбе

Төп спикерлар -Татарстан республикасы үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы вәкиле, «Санкт-Петербург» телеканалы генераль директоры Александр Малькевич.

Сайлаулар барышында тавышларны фальсификацияләүгә һәм COVID-19 пандемиясенә ничек юл куймаска - форумда катнашучыларны борчыган төп сораулар иде. Коммунистлар ДЭГ (дистанцион электрон тавыш бирү) кертүнең ни дәрәҗәдә куркынычсыз булуын сорады, сайлаучылар конфиденциаль мәгълүмат таралудан сакланганмы, хакерлар программага зарарлы "скриптлар" сала алмадымы дигән сораулар яңгырады?
Видеокүзәтү сайлау участокларының 80% ына кертелә. Әмма видеофиксация судларда аргумент сыйфатында кабул ителерме? Сайлау комиссияләре әгъзаларын мәҗбүри вакцинациягә мәҗбүр итәчәкләрме? Бу сорауларның барысына да җаваплар яңгырады. Сессия ахырында "эшлекле уен" уздырдылар, сайлау бюллетеньнәрен саклау өчен сейф-пакет ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International