Яшел Үзәнлеләр Универсиада факелын күтәреп узачаклар

2013 елның 17 мае, җомга
Яшел Үзәннән булган факел тотып баручылар тезмәсендә утызлап фамилиялар бар. Алар арасында Зеленодольск районы Башкарма комитетының җитәкчесе Александр Тыгин, чаңгыда узышу буенча спорт мастеры Андрей Ларьков, “Зеленодольск” ФК уенчысы Эдик Гатауллин, спорт ветераны Ирина Репьева, төрле спорт төрләрендә уңышларга ирешкән студентлар һәм спортсменнар булачак.
Универсиада уты Зеленодольск шәһәренә 4 июль көнне килеп җитәчәк. Факел тотып баручылар, бер берен һәр 100-200 метрда алыштырып, шәһәр урамнары һәм университетлар территориалары буйлап Ут белән йөгерәчәкләр. Факел тотып баручылар арасында төрле спорт төрләрендә һәм җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән студентлар, уку отличниклары, иң яхшы волонтёрлар, региондагы күренекле җәмгыять эшлеклеләре, ЮУЙлары (ВУЗ) ректоратлары һәм хакимиятларның вәкилләре булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International