Күңелле тематик флешмоблар марафонына Васильевоның икенче мәктәбе укучылары да кушылды. Чарада ЮХИДИнең Яшел Үзән районы буенча бүлеге башлыгы Рамил Идиятуллин һәм юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Дмитрий Миронов булды.
- Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү бик мөһим, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, киемдә, һичшиксез, яктылык кайтаручы элементлар йөртергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте флешмобта катнашучыларга Рамил Илфатович.
Балалар әзер программа тәкъдим иттеләр, шулай ук, форма кигән хезмәткәрләргә кызыксындырган сорауларын бирделәр.