Әлки районында авылда яшәүчеләр үз көчләре белән спорт мәйданчыгы төзергә булганнар

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен кайбер җиһазларны үзләре ясаганнар, бер өлешен күрше авылдагы балалар бакчасы йортыннан алганнар, чөнки әлеге учреждениене мәктәп бинасына күчергәч, бу җайланмаларның кирәге калмаган.

Александр Чернов урманчы булып эшли, ул агач материаллары белән оста эш итә. Ә Владимир Калмыков спорт корылмаларының җаен белә. Ул озак еллар Тольяттида яшәгән, эшләгән. Хәзер пенсионер туган авылында өй салган, ел әйләнәсе велосипедта йөри. Тормыш рәвеше итеп алган «Спортсыз бер көн дә үтмәсен» дигән шәгарьне авылдашлары арасында да популяр итәсе килә аның.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International