Яшел Үзән районында яңа мәктәп автобуслары йөри башлаячак

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе
Михаил Афанасьев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа автобуслар ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты. Яшел Үзән районына өч 28 урынлы автобус тапшырылды. Яшел Үзән районы мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, автобуслар ноябрь уртасында маршрутларга чыгачак. Барлык автобуслар да «Глонасс +112» системасы белән җиһазландырылган һәм балаларны йөртү өлкәсендә барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирәләр. 120 автобус алу мөмкинлеге Татарстанда федераль программа ярдәмендә барлыкка килде, кичә аларның 70ен районнарга тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International