Свияжск утрауы музеенда төн үткәрергә тәкъдим ителә

2013 елның 24 мае, җомга
Иртәгә, 25 май көнне, Свияжск утравы барча теләүчеләрне үзенең музеенда төн үткәрергә чакыра. Теләүчеләр урта гасыр атмосферасына чумачаклар, рыцарь сугышларының гуаһлары һәм катнашучылары була алачаклар. Аннан тыш, сезне артистик фехтование студияләренең чыгышы, утлы шоу һәм фолк-кичәсе көтә. Программада катнашуның бәясе: олылар өчен – 250, студентлар һәм пенсионерлар өчен – 200, укучылар өчен – 150 сум, 7 яшькәчә булган балаларга – түләүсез.
Утраудагы шәһәргә автобуслар Казаннан спорт сарае һәм ҮУМ (ЦУМ) янындагы мәйданнан 16:30 сәгатьтә китәчәк.
Иртәгә үк, изге Болгар шәһәрендә Ислам динен кабул итү көненә багышланган бәйрәм тантаналары узачак. Шунда ук елга вокзал-музее ачылачак.
Свияжск һәм Болгар шәһәрләренә туристик сезон 9 май көненнән башлап ачылды. Казаннан борынгы шәһәргә жомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрне 9:00 сәгатьтә “Южный” автовокзалыннан китәргә була. Май аенда билетның бәясе – 310 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International