Бөтен Татарстан пионерлары Зеленодольск шәһәрендә җыелыштылар

2013 елның 24 мае, җомга
Кичә “Маяк” спорт базасында Татарстан пионериясының 90 еллыгына багышланган “Ромашка” балалар һәм яшьләр оешмалары Федерациясының муниципаль слёты булып үтте. Васильевоның мәктәптән тыш эшләр буенча Үзәк оештырган слётка 27 район һәм шәһәр мәктәпләреннән 300дән артык катнашучы, балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең 7 ветераны җыелды. Оешмаларның исемнәре үзгәрсә дә, кылган эшләренең мәгънәсе үзгәрешсез калды – ветераннарга ярдәм итү, игелекле һәм файдалы эшләр эшләү.
Активистлар хөрмәт грамоталары алдылар һәм мавыктыргыч эстафетада катнаштылар: элек бер-берсен танымаган балалар, яңа команда төзеп, бөтен көчләрен мобилизацияләп, төрле тематикадан торган алты этаптан үттеләр. Юбилей көне пионер уты һәм “Орляталар түгәрәк мәйданы” белән төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International