Михаил Афанасьев Электрон коммерция һәм хезмәтләр күрсәтү буенча Бөтенроссия конференциясендә катнашты

2021 елның 26 октябре, сишәмбе
Чара KazanExpo күргәзмә үзәге территориясендә узды. Конференция Россия, Швейцария, Дания, АКШ, Төркия, Кытай, Казакъстан электрон сәүдә, транспорт һәм логистика хезмәтләренең 200дән артык вәкилен җыйды. Конференцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов @rusminnikhanov ачты. - Агымдагы елда Татарстан электрон сәүдәнең үсеш темпларын ил буенча югары күрсәткечләр белдерә. 9 айда сатучылар саны биш тапкырга арткан. Икътисадый үсеш нәтиҗәсендә безнең республика транспорт логистикасы өлкәсендә дә алдынгы позицияне алырга мөмкин, - дип билгеләде ТР Президенты. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 конференция кысаларында узган панель дискуссиядә катнашты. Ул районның склад инфраструктурасы үсеше турында сөйләде. Район зур икътисади потенциалга ия, дип ассызыклады район башлыгы. - Бүгенге көндә Яшел Үзән - Идел буеның иң эре логистика үзәкләренең берсе. Бу безнең отышлы географик урыныбыз белән бәйле. Икътисадый сәбәп тә бар: Яшел Үзән - алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе. Моннан тыш, район территориясендә «Зур Яшел Үзән» масштаблы инвестиция проекты гамәлгә ашырылачак. Ышанам, ул инвесторларны җәлеп итүнең яңа нокталарын булдырачак һәм логистик инфраструктураны үстерү өчен өстәмә шартлар тудырачак, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International