Зеленодольск чыгарылыш укучыларының беренче имтиханы узды

2013 елның 27 мае, дүшәмбе
9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен җаваплы вакыт башланды. Бүген мәҗбүри фәннән – унберенче сыйныфларда рус теленнән, белем тикшерү узды. 711 Яшел Үзән укучылары БДИнын (ЕГЭ) Норлат, Васильево, 15 нче Һәм 3 нче гимназия мәктәпләрендә яздылар. Кагыйдә буенча, үз мәктәбеңдә имтихан бирү тыела. Быел беренче тапкыр 3 нче гимназия, 11нче мәктәп урынына (анда капиталь төзәтү бара), имтихан бирү пункты булды. БДИнын анда рус теленнән 7 мәктәпнең 234 чыгарылыш укучысы тапшырды. Һәм гадәттәгечә, укучылар үзләре белән телефонда, шоколадта, шпаргалкада ала алмадылар. Бары тик паспорт, кара гельлы ручка, су, пропуск Һәм белем. Бөтен заданиене башкарып чыгарга нәкъ шулар булышты. Искә төшерик: рус теленнән имтихан өч өлештән тора. Тестлырар – А һәм Б. Һәм иң катлаулы С өлеше - кече сочинение. Бөтен контроль-үлчәү материаллары махсус саклагыч белән. Әгәрдә укучы заданиене интернетка урнаштырса, аны шунда ук беләчәкләр. Һәм имтиханны ул икенче елга гына кабат бирә алачак. Әгәрдә укучы иң тубән чикнедә җыймаса, ә ул 36 балл, ул рус теленнән имтиханны резерв көнне -18 нче июньдә кабат яза алачак.
Ә инде иртәгә, 28 нче май көнне, 9 нчы сыйныф укучылары математикадан беренче имтиханны тапшырачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International