Зеленодольск районы Башкарма комитетының җитәкчесе Александр Тыгин Универсиада Утын күтәреп узачак

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе
Дуртенче июль көнне Зеленодольск шәһәренә Универсиада Уты килеп җитәчәк. Җитәкчеләр, спортсменнар, спорт ветераннары һәм шәһәрнең югары уку йөртлары (ЮУЙ) активистлары – барысы утыз яшел үзәнлеләр Студент Уеннарының факелен тотып баручылары булачак.
Алар арасында Зеленодольск районы Башкарма комитетының җитәкчесе Александр Тыгин, чаңгыда узышу буенча спорт мастеры Андрей Ларьков, “Зеленодольск” футбол клубының уенчылары Эдик Гатауллин, Тимур Хуҗин, спорт ветераннары Ирина Репьева, Наталия Филиппова, Зеленодольск балар һәм яшь үсмерләр спорт мәктәбенең уңышка ирешкән шәкертләре һәм шәһәр ЮУЙларының иң яхшы студентлары булачак.
Универсиада Уты эстафетасында байкерлар һәм ретроавтомобильләрдә катнашачак. Тантаналы итеп Студентлар уеннары Утын яндыру һәм зур мәдәни-мавыктыргыч программалар оештырылачак.
Универсиада Утын күтәреп узачак спортсменнар арасында велотриал вәкиле Наил Загировта бар. Россия беренчелегендә Наил җиңеп чыкты һәм беренчелекнең комеш призёры булды. Аннан тыш, ул Россия Кубогыныңда иясе.
-Мин башка факел тотып баручылар белән бергә Универсиада Утын күтәреп баруыма бик шат. Мин болай булыр дип көтмәгән идем. Хәзер минем өстә – зур җәваплылык. Минем өчен Универсиада Утын күтәреп бару – зур намуслык.
Искә төшерәбез: 15 июль көнне Франциянең Брест шәһәрендә Универсиада Уты эстафетасы старт алды. Универсиада Уты Россиягә 2013 ел башында килеп җитте һәм 25 гыйнварь көнне ул инде Владивостоктан юнәлде.
Универсиада Утын барлык Җир йөзендәге 51 шәһәр буйлап 2 013 факел күтәрүчеләре алып барачаклар, а инде эстафета финишында Ут Татарстанның һәрбер муниципаль җирлегендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International