IT-чемпионнары арасында Зеленодольск муниципаль районының мәктәп укучыларыда бар

2013 елның 3 июне, дүшәмбе
1 июнь, балалар яклау Көнендә, Казан IT-паркында Республиканың мәктәп укучылары арасында бер үк исемдәге конкурсның 1-нче этапында җиңеп чыккан IT-чемпионнарны бүләкләү тантанасы булып үтте.
Балаларның максаты – үз туганнары һәм танышлары арасында ТР Дәүләт электрон хезмәте порталын популяризацияләү.
Зеленодольск районының Осиноводан, Ачасырдан һәм Түбән Урысбагадан булган өч укучысына зарыгып көтелгән призларны тапшырдылар. Безнең районнан җиңеп чыгучы Осиноволык Андрей Дырин туганнары һәм танышлары ярдәмендә үз исәбенә 883 балл алды һәм зур айпад отты. Күпләп авылдашлары аңа ярдәм бирделәр: юл хәрәкәтенең хәвефсезлеге Дәүләт инспекциясенең (ГИБДД) штрафлары, ипотека, коммуналь хезмәтләре өчен түләделәр – безгә бик уңай, шәһәргә барасы юк, диләр проектта катнашучылар.
Татарстанның торле почмакларыннан булган 153 IT-чемпионнарына кыен көрәштә отып алынган iPad планшетлары бирелде. Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков “иң актив булган 10 мәктәп укучысына” планшетларны шәхси үзе тапшырды. iBand группасы яшь чемпионнар өчен чыгыш ясады, алар iPad бик шәп музыка коралы була алуын күрсәттеләр. “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә җиңеп чыккан Алиса Суетинада аларга кушылып чыгыш ясады.
- Бөтенесе булып, этаплар очәү, конкурс исә 2013 елның ахырынача булачак. Шуңа күрә, җиңеп чыга алмаган конкурс катнашучылары булачак этапларда бәхетләрен сыный алалар, - дип белдерде Татарстанның информатизация һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов.
Конкурсның икенче этапы 2013 елның июнь аеннан сентябрь аенача, өченчесе исә – сентябрьдән декабрь аенача булачак.
www.zpravda.ru сайты информациясыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International