Зеленодольск муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин предприятиеләрне һәм оешмаларны “Әйләнә-тирәдәге мөхиткә ноль негатив тәэсир” акциясына кушылырга чакырды

2013 елның 4 июне, сишәмбе
Предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар җитәкчеләренә
Хөрмәтле җитәкче!
Россия Федерациясендә әйләнә-тирәдәге мөхитне саклау Елы чикләрендә Россия Федерациясенең табигать ресурслары һәм экология Министерствосы Бөтендөнья әйләнә-тирәдәге мөхитне саклау көне бәйрәменә багышланган чараларны 2013 нче елның 5 июньдә оештыру инициативасы белән чыкты.
“Әйләнә-тирәдәге мөхиткә ноль негатив тәэсир” акциясенең максаты – җәмәгатьчелеккә предприятиеләрнең экологик - җаваплы мөнәсәбәтен, аерым алганда, әйләнә-тирәдәге мөхиткә негатив тәэсирне киметү һәм Россия Федерациясенең табигать ресурсларына игътибарлы мөнәсәбәттә булу мәсьәләләрен демонстрацияләү.
Акциянең асылы – әгәрдә технологик цикл буенча туктатырга мөмкин булса, предприятияләрнең (юридик шәхесләр һәм индивидуаль эшмәкәрләрнең) кыска вакытка, ирекле рәвештә әйләнә-тирәдәге мөхиткә негатив тәэсир итә торган, үз эшчәнлекләрен туктату. Акция барышында предприятия территорияләрендә шулай ук төрле экологик чаралар оештырылырга мөмкин: яшелләндерү эшләре, территорияне җыештыру, тематик семинарлар.
Акция илнең бөтен субъектларында җирле вакыт белән 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. Зеленодольск муниципаль районы администрациясе Сезне уздырылачак чараларда актив катнашырга һәм, шулай итеп, әйләнә-тирәдәге мөхитне Һәм туган як табигать ресурсларын саклауга ваемсыз булмаган мөнәсәбәтегезне демонстрацияләргә чакыра.
Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.В.Тыгин
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International