Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Информацион белдерүләр
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды
2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе
2022 елдан башлап, аучылык ресурсларының саны Россия Табигать министрлыгында эшләнгән һәм рәсми сайтта бастырылган яңа методикалар буенча исәпкә алыначак. 15 гыйнвардан исәпкә алу дүрт яңа методика буенча башланды: хайваннарның кышкы маршруты, авиа, тавышлы куалау һәм ясалма урыннарында туплану. Алар аерым аучылык җир лек лә рендә һәм тулаем ил террито риясендә хайваннар саны турында максималь дөрес мәгълүмат алырга һәм таләп ителгәндә, республика фаунасын тергезү һәм саклау буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Кыргый хайваннарның санын исәпкә алу ел саен үткәрелә торган аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мо ниторингының аерылгысыз өлеше булып тора. – Яшел Үзән районында әлеге чара 15 гыйнвардан башланды һәм маршрутлар билгеләнде. Әлегә, бүгенге көнгә бу эш бер генә – Краснооктябрьск сунарчылык хуҗалыгында гына башкарылды, һава шартлары комачаулый, җил, кар себерә. Бер маршрутка ике көн бирелә һәм шуның буенча хисап төзелә. Исәпкә алуның фәнни нигезләнгән ысулларын куллану, хайваннар биологиясен һәм аларның географик таралуын исәпкә алып, аучылык байлыкларының саны һәм торышы турында тулырак белешмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, алар ярдәмендә табигый һәм антропоген факторлар (кеше катнашындагы үзгәрешләр) йогынтысы астында мондый ресурсларның һәм аларның яшәү тирәлегенең торышын ачыкларга, бу үзгәрешләрне бәяләргә һәм фаразларга, шулай ук аучылык байлыкларын саклауны һәм аларны рациональ куллануны тагын да нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкин булачак, – дип аңлатты Татарстан Республикасы дәүләт кометитының хайваннар-үсемлекләр дөньясы һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре буенча районара бүлеге башлыгы Виктор Хрычев. Кышкы маршрут хисабы Экспертлар аңлатуынча, бу алым кышкы вакытта поши, европа һәм себер кәҗәсе, кабан, шулай ук зыялы, тимгелле һәм кыргый төньяк боланнарның санын билгеләү өчен яхшы. Методиканы мускус боланы, се ләүсен, бүре, төлке, кеш, сусар, сасы көзән, ас, себер көзәне, тиен, ак һәм соры куян, шулай ук боҗыр, көртлек, суер, кыр тавыгы һәм фазаннарны исәпкә алу өчен кулланалар. Авиаучет Бу юл белән поши һәм себер кыр кәҗәләренең санын билгеләргә уңай. Мондый исәпкә алу методикасы өчен фото һәм видеоаппаратуралы пилотсыз һәм пилотлы һава суднолары кирәк. Очулар максималь кыска срокларда, кар капламы сакланган чорда – 15 гыйнвардан 10 мартка кадәр үткәрелә. Туплану урыннарында исәпкә алу Ысулның үзенчәлеге – тояклы хайваннарны алдан әзерләнгән азык салу юлы белән тукландыра торган биотехник корылмаларда (мәйданчыклар, җимлекләр) тупланган санны визуаль (йә фото һәм видеорегистраторлар кулланып) санау юлы белән билгеләү. Бу ысул белән кабан дуңгызы, затлы болан, тимгелле болан, европа һәм себер кыр кәҗәләре, нәфис болан саны билгеләнә. «Шумовой прогон» «Тавыш белән куалау» ысулы поши, себер һәм европа кыр кәҗәләре, затлы һәм тимгелле боланнар, нәфис болан (лань), кабан, төлке, ак һәм соры куян, соры көртлек, фазан санын билгеләү өчен кулланыла. Моннан тыш, бу ысул бүре һәм шакал санын билгеләү өчен дә кулай. Исәпкә алу, начар һава шартлары аркасында кар катламнары булмаган аучылык җир-сулыкларында үткәрелә. Мондый методиканың үзенчәлеге шунда ки, бер үк вакытта дистәләгән кеше рәткә тезелеп, хайваннарны тавыш ярдәмендә куалап, исәпкә алучыларга таба куалый. Исәпләүләр хайваннарның саны динамикасы турында күзаллау бирә. Исәпкә алуның яңа методикалары инде Россия Табигать министрлыгы сайтында бастырылган һәм 2022 елда беркетелгән аучылык җирләрендә ресурслар санын исәпкә алу өчен тәкъдим ителгән. Бу мәгълүматлар ниге зендә җәнлек һәм кош-корт аулауга лимитлар һәм квоталар формалаша.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2022 ел
Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү
«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән агрометеорологик күренешнең куркынычы турында шторм кисәтү килде.
21
май, 2022 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән 2022 елның 22 маенда иртәнге сәгать 10.00 кичке сәгать 18.00 кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде
20
май, 2022 ел
Зеленодольск шәһәрендә һәлак булган полковник Дмитрий Софроновның әнисен Россия Федерациясенең Батырлык ордены белән бүләкләделәр
Бүген “А. М. Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге”ндә Зеленодольск районының бишенче яшь армия слеты узды, анда мәктәп отрядларының иң яхшы вәкилләре җыелды.
2022 елның 21 маенда иртәнге сәгать 10.00 кичке сәгать 20.00 кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 21 маенда көндез һәм кич урыны белән төньяк-көнбатыштан 15-18 м/с кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз