Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Информацион белдерүләр
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Клубыбыз гөрләп эшләсен
2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Күгеш авыл җирлегендә яңа клуб ачылды. Мине Алабуга мәдәни агарту училищесын тәмамлагач, юллама буенча элекке Төньяк Норлат районы Әрә авылына изба-читальняга мөдир итеп билгеләделәр. Ул вакытта клуб колхоз, ә изба-читальнясы авыл советы карамагында иде (соңыннан берләштерделәр). Рәисе – миллионер «Вахитов» исемендәге колхозны җитәкләүче Зәйнәп апа Садыйкова Күгеш авылына кыргый таштан клуб бинасы салдырган, мин эшли башлаганда ул әле өлгереп җитмәгән иде. Аны 1960 елның сентябрь аенда ачтылар. Ул клубыбыз мөдире Альфред Гатауллин булды. Бина берничә тапкыр ремонтланып, ахырда авария хәленә килде. Моңа 61 ел вакыт узып китте. Күп тапкырлар мөрәҗәгать итүләргә карамастан, клуб һаман яңартылмады. Ниһаять, хәзерге авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин тырышлыгы белән, күп мәшәкатьләр аша үтеп, төрле инстанцияләргә, төрле депутатларга мөрәҗә гать итеп, мәдәният йорты төзергә дигән карар кабул ителде. Һәм менә ул көн килеп җитте. Айдар, Күгеш, Әрә авыллары халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Җитәкчебезгә исәнлек, алга таба да эшендә уңышлар телибез. Яңа бина ачылу тантанасына бик күп кунаклар кайткан иде һәм ул югары дәрәҗәдә узды. Яңа мәдәният йортына күчү зур бәйрәм, өй туе кебек булды. Клубка йөрүчеләр, бигрәк тә яшьләр, барлык җиһазларга сакчыл карасыннар, кадер ләп тотсыннар иде. Шушы мәһабәт бинада төрле кичәләр, түгәрәкләр оештырып, гөрләп эшләргә насыйп итсен. Мәдинә Шәмсиева. Әрә
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2024 ел
Яшел Үзәндә өмәләр чираты дәвам итә
Бүген Мирный микрорайонындагы Алтынов паркы территориясен тәртипкә китерергә Башкарма комитет хезмәткәрләре, волонтерлар, «коммуналь хуҗалык» МУП хезмәткәрләре, «Экотрейд», «экологик Яшел Үзән», «Грин-Сити»ЭКОактивистлары чыкты.
"Зеленодольск" Сәнәгать паркы территориясендә»ТАТЛИФТ " лифт төзү заводы ачылды
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты:
Консультация метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында 00 сәгатьтән кисәтү. 08 сәгатькә кадәр. 2024 елның 25 апреле
25 апрель төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Татарстанның 1000 нән артык гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән
Татарстанның 1043 гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән. Мәктәпкәчә программалар буенча укырга акчаны дәүләт сертификаты алган бала туганнан соң ук, ягъни аның өч яшен көтеп тормыйча, җибәрергә мөмкин. Ата-аналар серптификат акчасын кече балага гына түгел, балалар бакчасына йөргән өлкән баланың укуы өчен дә юнәлтә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз