Зеленодольск муниципаль районның башкарма комитет җитәкчесе Александр Тыгин яшел үзәнлеләрне һәм кунакларны Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итте

2013 елның 7 июне, җомга
Зеленодольск муниципаль районның башкарма комитет җитәкчесе Александр Тыгин яшел үзәнлеләрне һәм кунакларны Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итте

Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелемнән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән котлыйм.
Бу бәйрәмдә татар халкының кунакчыллыгы, тормышны яратуы, оптимизмы, йөз аклыгы чагыла. Халыкчанлыгы исә мәйданга төрле яшьтәгеләрне һәм барлык милләт вәкилләрен җыя. Бу бәйрәм – үзеңне төрле яктан сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Татар Сабан туен бөтен халыклар таныды, ул Россия һәм дөньяның башка илләрендә дә традицион бәйрәмгә әйләнде.
Гасырлар чоңгылында сабан, уңыш, муллык бәйрәме булып туган бу бәйрәм һәрвакыт көтеп алынган тантана булып кала бирә. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлап, аларның хезмәт уңышлары белән чын күңелебездән горурланабыз. Районыбыз игенчеләре язгы-кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Терлекчеләр дә, терлекләрнең баш санын арттырып, яңа уңышларга старт алды, шәхси хуҗалыклар саны арта бара. Кыскасы, уңышларыгыз белән горурланырлыгыбыз бар.
Кадерле дуслар! Бәйрәм ярышларында ихлас күңелемнән катнашучыларга – җиңүләр, ә барлык кунакларга сәламәтлек, бәхет һәм бәйрәмнән матур тәэсирләр алуларын телим. Халкыбыз бәйрәме иртәгәге көнгә ышаныч һәм яңа көч өстәсен, матур эшләргә һәм башлангычларга рухландырсын.
А. Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль районның башкарма комитет җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International