Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Халык сугыш башланды дип уйлый
2022 елның 18 феврале, җомга
Төрләмәдә нәрсәләр булганын «Оптимистик трагедия» фильмы героеның прототибы – дипломат, язучы, разведчица болай язып калдыра: ...«Савинков, Каппель, Фортунатов кергән отряд Свияжск станциясе белән күрше торган станциягә бик тә куркусыз рейд ясадылар. Моның максаты Вязовойны алу һәм күперне кулга төшерү иде. «Коточкыч вакыйгалар җанны тетрәндерә» язмасының дәвамы. Бу һөҗүм хәрби яктан бик тә яхшы уйланылган һәм башкарылган операция булып тора. Каппельчылар тирән тылдан үтеп кереп, көтмәстән генә Төрләмәгә ябырылды. Аны утка тотып, станция биналарын кулга төшереп, элемтә чыбыкларын өзеп, снарядлар төялгән вагоннарны яндырды. Станцияне саклаучылар суелды. Алай гына да түгел, аклар барлык җан ияләрен кырды. Миңа Төрләмәне аклар киткәч берничә сәгатьтән соң күрергә туры килде. Бу каппельчы «хуҗаларның» бөтен җирдә дә шушындый эз калдыруларын погром белән чагыштырып була. Ишек алларында вәхшиләрчә үтерелгән (суелмаган, ә үтерелгән) сыерлар, тавыклар аунап ята. Барысының да эчәкләре чыккан. Шулар белән беррәттән әле күптән түгел генә кеше яши торган шушы станциянең тимерюлчылары һәм кызылармиячеләре үлеме бик тә табигый булып күренә. Бары тик Испания рәссамы Гойя картиналарында гына кара җил белән бөгелгән һәм асылган кешеләр авырлыгы белән чалышайган агачлар гармониясен күрергә була». Минем әбием һәм күрше хатын-кызлар Урысбаганың Түбән зиратына илтә торган юлдан кырга, эшкә төшеп баралар. «Берзаман җир тетрәгән шикелле булып китте һәм Төрләмә ягында көчле шартлау тавышлары ишетелде. Шул якта һавада зур ут баганасы күренде һәм ул кап-кара төтенгә әйләнде. Халык сугыш башланды диеп уйлап, кире авылга кайтып китә башлады». Соңыннан билгеле булды – каппельчылар безнең авылның Әшраф Гайнуллин дигән кешесен үзләре белән, мөгаен юл күрсәтергә алып китәләр. «Төрләмәдә мәхшәр башлангач, урманга кереп качтым», – диеп сөйли торган була ул. Миңа күрше бабае – Җитез Риязы түбәндәгеләрне сөйләгән иде: «Мин ул вакытта шунда идем (аклар киткәннән соңдыр инде). Җирдә кеше мәетләре аунап ята, кайберләре агачта асылынып тора. Үлеп бетмәгәннәре дә бар. Боларын Әлмән авылы кешеләре(!!!) типкәли-типкәли, кызылларга сатылдыгызмы, диеп, күн итекләрен салдырдылар. Кызылларның берсе чокырга таба качты». Рияз бабай аннан бер кинжал алып кайта. Моннан 10 еллар элек мин аны үзем күрдем. Аңа 1913 елгы клеймо суктырылган иде. Төрләмәне туздырганнан соң каппельчылар Шырдан ягына юл тота. Рөстәм Сәйфуллин. Түбән Урысбага
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
2026 елның 29 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда көндез); - көндез 15-20 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда 16 м/с кадәр) һәм яшенле яңгыр.
Җылыту сезонына инженерлык инфраструктурасын әзерләү турында
Җылыту чорында сыйфатлы җылылык белән тәэмин итү-ул зур системалы эш нәтиҗәсе, ул эш тәмамланганнан соң ук башлана һәм халыкның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүчеләр арасында "Дельфин" 5нче спорт мәктәбе укучылары
21-22 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә Кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Турнир бөтен республикадан 500 дән артык спортчыны җыйды. 5 нче «Дельфин» спорт мәктәбе командасы эстафетада 1 нче урынны яулады!
«Гаилә Аҗаганлыгы»муниципаль уенына заявка компаниясен эшләтеп җибәрәбез
Кем катнаша ала?
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз